10 май көнне Шәмәрдән авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы булып узды.

2026 елның 12 мае, сишәмбе

10 май көнне Шәмәрдән авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы булып узды. Шуның белән быелгы йөгереш сезонына старт бирелде.  Ярышларны ачу тантанасын Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улы башлап җибәрде. "Мин ел саен Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан җиңел атлетика кроссы уздыруыбызны чын казаныш дип саныйм. Бу вакыйга белән, геройларны искә алып кына калмыйбыз, сәламәт яшәү рәвешен дә саклыйбыз, кешеләрне мөһим традицияләр һәм спорт тирәсендә берләштерәбез», - диде Ирек Рамазан улы. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улының котлавы катнашучыларны дистанцияне ышанычлы үтәргә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә көч өстәде.

Бүләкләү тантанасын «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы үткәрде. Һәр категориядә җиңүчеләр акчалата призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Мәктәпкәчә яшьтә булган һәр катнашучыга шулай ук истәлекле бүләкләр дә өләшенде.Барлык катнашучыларны да яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International