“Табигатьне өйрән һәм сакла” дип исемләнгән экологик сәгать

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

22 март көнне Саба район балалар китапханәсендә, Халыкара урман көне уңаеннан, 1А сыйныф укучылары өчен (укытучы Заһидуллина Э.Р.) әйдәп баручы методист Шакирҗанова И., әйдәп баручы библиограф Шамилова А. “Табигатьне өйрән һәм сакла” дип исемләнгән экологик сәгать уздырдылар. Чараның беренче өлеше урманга багышланган иде. Укучылар актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирделәр, “Әлеге агачны таны” уенында катнаштылар. Икенче өлешенә “Гафэль” гаилә компаниясенең директор урынбасары Рузалин Николаев чакырылган иде. Ул укучыларга “Гафэль” гаилә компаниясе турында сөйләде һәм экологик проектта катнашырга тәкъдим ясады. Әлеге проект кысаларында, нарат агачының орлыгын утыртып, көндә күзәтү алып барырга һәм социаль челтәрдәге “Посади лес” – “Урман утыртыйк” конкурсына теркәлергә һәм эш нәтиҗәләрен урнаштырырга кирәклеген аңлатты.Чара ахырында 1 А сыйныф укучыларына 21 февральдән-2 март аралыгында уздырылган “Сөйләшәм туган телемдә” – әдәби марафонында актив катнашканнары өчен дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International