“Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрәләр бәйрәме

2021 елның 9 апреле, җомга

Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрәләр бәйрәме проектын башлап җибәрде. 9 апрель көнне Теләче район мәдәният йортында проектның зона туры үтте. 9 ​ районның ​ вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим иттеләр. ​ ​ Әлеге чарага Саба районыннан Кызыл-Мишә авыл китапханәсе мөдире Әүһәдиева Гөлнәзирә Тәлгат кызы катнашында Гаттаровлар  гаиләсе дә катнашты. Мәдәният йорты фойесында гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агачы – шәҗәрәләр урын алган иде. Сәхнәдә исә гаилә тарихларының иҗади презентациясе күрсәтелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча зона этабының 3 урынын Саба районы яулады. Гаттаровлар гаиләсен тәбрик итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International