Җилдәй җитез узып киткән гомер...”

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Мәгъдәнур  Һидият улы югары дәрәҗәгә үзенең фидакарь хезмәте белән  ирешкән  шәхес. “Сельхозтехника”  берләшмәсендә илле  еллык  стажы булган, үзенә  алмаш  әзерләп,  эшен 72 яшендә механика  участогы цехы начальнигы булып тәмамлаган хезмәт батыры ул. Юбилярга тәбрикләү сүзләрен: Саба  МТС директоры Илшат Миннебаев;  Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова; “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мубаракова; ”Саба таңнары” газетасының җаваплы сәркатибе Фәнил Мәүлетов; якташ шагыйрә Миннегөл Манихова; “Өлкәннәр” клубы җитәкчесе Габит Фәрхетдинов җиткерделәр. Мәгъдәнур абый яшь чакларын искә төшереп, китапханәне яңгыратып тальян гармунында моңлы көйләр яңгыратты. Саба район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлзилә Нурмөхәммәтова “Гомерләр үтмәгән” (баянчы Искәндәр Вәлиев)  җыры аша кичәгә ямь өстәде. Чара ахырында Саба район үзәк китапханәчеләре Мәгъдәнур Һидият улына  якты теләкләрен җиткереп җыр башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International