Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «Вакансияләр ярминкәсе»

2022 елның 29 марты, сишәмбе

29 март көнне Казан дәүләт мәдәният институты базасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «Вакансияләр ярминкәсе» дигән ачык чара узды. Аның кысаларында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә вакансияләр күргәзмәсе һәм эш бирүчеләрнең тормышка ашырыла торган әзерлек юнәлешләре буенча чыгарылыш сыйныф укучылары белән танышуы булды. Саба балалар сәнгать мәктәбе директоры һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбен» тәкъдим иттеләр. Үзенең чыгышында директор Газизов А.З. кыскача мәктәпнең барлыкка килү тарихы, балалар сәнгать мәктәбе базасында тормышка ашырыла торган белем бирү программалары һәм вакантлы вазыйфалар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International