ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

 

295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына өстенлек бирде

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

29 март 18 сәгатьтән 30 март18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 30 мартында төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы буран, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил, юлларда көчле бозлавык көтелә.

25 март көнне Шәмәрдән авылында чаңгы сезоны ябылуга багышланган һәм М. Г. Вәлиуллин истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Тантаналы ачылышны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н., яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов И. Р., «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К., «Рост «Шәмәрдән лицее директоры Мөхәммәтов И. Р., улы Вәлиуллин М. Г. һәм Вәлиуллин Д. М. үткәрделәр.. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

28 март көнне Саба "Әллүки" балалар бакчасы базасында "Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре  конкурсының беренче көне узды.

Чараның максаты: чемпионатка максималь якын булган шартларда, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, эшче һөнәрләрне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Бүген 6-7 яшьлек балалар "Чәчтараш һөнәре" компетенциясендә үз осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Җирәбә салу юлы белән сайланган конкурс биреме "Хвостиклы" кичке вакыт өчен прическаны ясау булды. Һәр конкурсантның прическасы үзенчәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Комиссия җиңүчеләрне, призерларны һәм номинантларны аларның компетенцияләре нигезендә билгеләде. Балалар барысы да дипломнар һәм сертификатлар алды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының район этабы.

27 март көнне Килдебәк мәдәният йорты мөдире Язлы Арташ авылында Лесхоз мәдәният йорты оештырган "Җырлыйк әле" проектында катнашты. Чара бер сулышта узды, катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр. Шоу проект концерт номерлары, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачыларга бик ошады

27 нче мартта Килдебәк авылында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Татарстан Республикасының халык рәссамы М. М. Минһаҗев күргәзмәсендә булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген МБМУ "Сәләтле балалар өчен интернат-мәктәп" базасында программалаштыру һәм робот техникасы буенча уку башланды, Анда 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, ДАҺББУ"Саба аграр көллияте" студентлары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Укыту программасы Саба районының спорт комплексларына бару һәм программалаштыру буенча дәресләрне үз эченә ала. Укучылар каникулларны файдалы һәм кызыксыну белән үткәрәчәкләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Уку елының иң озын чиреге дә ахырына якынлашып, язгы каникуллар да җитте. Каникулларны файдалы һәм күңелле итеп уздыру максатыннан, Саба район балалар китапханәсендә  төрледән- төрле чаралар узачак. 28 март көнне ​ Саба гимназиясенең һәм "Сәләтле балалар мәктәбе" нең 1 сыйныф укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге уен “Укучының мәдәни көндәлеге” буенча оештырылды. "Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Уен 5 өлештән: “Туган ягым Татарстан”, “Әкиятләр илендә”, “Татар халкының милли уеннары”, “Серле сандык” һәм онлайн-сәхифә балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапованың “Китаплы кич” китабы белән таныштырудан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International