ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Татарстан Республикасының халык рәссамы М. М. Минһаҗев күргәзмәсендә булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген МБМУ "Сәләтле балалар өчен интернат-мәктәп" базасында программалаштыру һәм робот техникасы буенча уку башланды, Анда 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, ДАҺББУ"Саба аграр көллияте" студентлары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Укыту программасы Саба районының спорт комплексларына бару һәм программалаштыру буенча дәресләрне үз эченә ала. Укучылар каникулларны файдалы һәм кызыксыну белән үткәрәчәкләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Уку елының иң озын чиреге дә ахырына якынлашып, язгы каникуллар да җитте. Каникулларны файдалы һәм күңелле итеп уздыру максатыннан, Саба район балалар китапханәсендә  төрледән- төрле чаралар узачак. 28 март көнне ​ Саба гимназиясенең һәм "Сәләтле балалар мәктәбе" нең 1 сыйныф укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге уен “Укучының мәдәни көндәлеге” буенча оештырылды. "Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Уен 5 өлештән: “Туган ягым Татарстан”, “Әкиятләр илендә”, “Татар халкының милли уеннары”, “Серле сандык” һәм онлайн-сәхифә балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапованың “Китаплы кич” китабы белән таныштырудан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район үзәк китапханәсе)

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:


Доклад-консультация

һава шартларының сизелерлек начарлануы турында

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 29 мартында.

Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгу сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак. Фронталь бүлекләр узганда көтелә:

- Күпчелек кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән көчле.

- 500-1000 метрга кадәр күрү начарлануы белән бураннар.

- Урыны белән бозлавык.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә.

- Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.

Температура төнлә -5..-10°, республика көнчыгышында аязган вакытта -15° ка кадәр; көндез +1гә кадәр күтәреләчәк..+6°. Һава шартларының үзгәрүе шулай ук атмосфера басымының шактый тирбәлеше белән бергә алып барылачак.

28 марттан 5 апрельгә  кадәр Саба муниципаль районы мәгариф оешмаларында «язгы каникуллар»оператив-профилактик акциясе  кысаларында чаралар уза. Профилактик  чаралар кысаларында Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре  белән инструктажлар, очрашулар, әңгәмәләр, ата-аналар  җыелышларында катнаштылар. .

2022 нче елның 24 нче мартында Түбән Шытсу  төп гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Мәҗитов Ф. З. һәм юл хәрәкәте иминлеге "ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Г. Н. 5-7 нче сыйныф укучылары белән" юл хәрәкәте кагыйдәләре "темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 Кышкы салкын көннәрдән соң күк йөзен балкытып, җирне җылытып, җаннарны иркәләүче кояшның нурлары безгә Нәүрүз бәйрәмен алып килә. Узган ял көнендә – 27нче мартта бистә халкы да әлеге матур бәйрәмне каршыларга район мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

   25 нче март көнне Байлар Сабасы бистәсенең сәләтле балалар мәктәбендә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан "Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Мәктәп яшендәге балаларны әдәби китап укуга тарту максатыннан мәктәп һәм китапханә  бергәләп чаралар уздырырга, укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы. «28» март көнне Эзмә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче  укучылар белән   «Китапханә – серле дөнья» дигән исем астында библиографик дәрес үткәрде. Китап фонды, газета – журналлар, белешмә – библиографик аппарат белән танышканнан соң укучылар кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Экскурсия китапханәнең музей почмагында дәвам итте. Укучылар экспонатлар белән таныштылар. Әби – бабаларының көнкүрештә кулланган әсбапларын үз куллары белән тотып карап алар турында бай мәгълүмат тупладылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

26 март көнне Лесхоз бистәсендә РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы Минниханов Нургали Минихан улы хөрмәтенә яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шахмат буенча районара турнир булып узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

20 март көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә  атказанган спорт мастеры, Сочида ике тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Рушан Миңнегулов призларына "Сәламәтлек чаңгы юллары" спорт ярышлары узды. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде, ә җиңүчеләр һәм призерлар тагын акчалата призлар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International