Байлар Сабасының сәләтле балалар мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үтте

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

    25 нче март көнне Байлар Сабасы бистәсенең сәләтле балалар мәктәбендә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан "Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм Нәүрүзбикәнең теләкләре белән башланып китте. Кыш бабай да көч сынашырга килде, урынын Язга бирергә теләмәде. Ләкин Кыш бабабыз арыды, эреде, теләкләрен әйтеп,  урынын Нәүрүзбикәгә бирде. Бәйрәм һәр сыйныф укучыларының матур чыгышлары, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар төрле ярышларда үзләренең көчләрен сынадылар: кашык белән су ташыдылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар. Ахырдан Нәүрүз күчтәнәчләре  белән кайнар чәйдән һәркем теләп авыз итте. Бәйрәмне оештыруда катнашкан укучыларыбызга, әти-әниләргә, мәктәп хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәрәкәтле булсын язлар, Нәүрүз мөбәрәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International