Безнекеләр булдыра! Шекше төп мәктәбе «Алдынгылар хәрәкәтене» нең Бөтен Рәсәй күләм Беренчел бүлекчәләр бәйгесендә җиңү яулады!

2026 елның 2 июне, сишәмбе

«Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәләре арасында узган Бөтен Рәсәй күләм бәйгесенә йомгак ясалды. 88 төбәк катнашкан бу зур марафонда райондашларыбыз да сынатмады! Гомуми нәтиҗәләр буенча Шекше төп мәктәбе 3 урын яулады һәм бүлекчәне үстерү өчен 200 000 сум күләмендә грант отуга иреште!

Бу җиңүнең төп этәргече — остазларыбызның берсе Гөлгенә Габделхакова. Сезнең фидакарьлегегез, балаларга булган мәхәббәтегез һәм бетмәс-төкәнмәс энергиягез, команданы шундый зур биеклеккә күтәрде!

Чын күңелдән тәбрик итәбез һәм алдагы елларда тагын да зур җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International