Байлар Сабасында Нәүрүз бәйрәме гөрләде

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

     Кышкы салкын көннәрдән соң күк йөзен балкытып, җирне җылытып, җаннарны иркәләүче кояшның нурлары безгә Нәүрүз бәйрәмен алып килә. Узган ял көнендә – 27нче мартта бистә халкы да әлеге матур бәйрәмне каршыларга район мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелды. Җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барган бәйрәм чарасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Учакта пылау, карга боткасы пеште, табада коймак чыжлады. 17 төрле спорт уенында көч сынашып, җиңүгә ирешүчеләр исә өйләренә бүләкләр белән кайтып китте. “Быелгы яз хәере белән килсен, күңелләрдә тынычлык, илдә иминлек хакимлек итсен” дигән теләк белән таралды бәйрәмдә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International