Китапханә – серле дөнья

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Мәктәп яшендәге балаларны әдәби китап укуга тарту максатыннан мәктәп һәм китапханә  бергәләп чаралар уздырырга, укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы. «28» март көнне Эзмә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче  укучылар белән   «Китапханә – серле дөнья» дигән исем астында библиографик дәрес үткәрде. Китап фонды, газета – журналлар, белешмә – библиографик аппарат белән танышканнан соң укучылар кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Экскурсия китапханәнең музей почмагында дәвам итте. Укучылар экспонатлар белән таныштылар. Әби – бабаларының көнкүрештә кулланган әсбапларын үз куллары белән тотып карап алар турында бай мәгълүмат тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International