295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсен электрон вариантына өстенлек бирде

2022 елның 29 марты, сишәмбе

          Хезмәт кенәгәсе  -  кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм  хезмәт стажын раслаучы төп документ.

          Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын  сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.

          "Электрон хезмәт кенәгәсенең  төп өстенлеге - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

            Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

           Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.

           Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда  бастырып алырга яисә  электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

           Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International