29 март көнне Ә. Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Утырыш бәйләүгә багышланган иде. Бәйләү - борынгы халык һөнәре, ул бүген кабат әйләнеп кайтты. Бәйләү процессы кешегә шатлык китерә, үзен иҗатта күрсәтү, гадәти һәм көндәлек көнкүрештә матурлык күрү мөмкинлеге бирә. Китапханәдә әлеге һөнәргә багышлангане әдәбияттән һәм вакытлы матбугаттан торган күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.