ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

29 март көнне Пушкин картасы кысаларында Саба район китапханәсендә  Саба сәләтле балалар мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен, язучы Г.Ибраһимовка 135 ел тулу уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап  “Мин кулыма китап алам” – интелллектуаль уен үткәрелде. Уен:  “Китап битләрендә тормыш мизгеле”, “Күп укыган күп белер” ​, “Бер мәхәббәтнең   тарихы”, “Алмачуар” һәм "Ярыш" дип исемләнгән бүлекләрдән торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында  "Г.Ибраһимов-күренекле талант иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга Габделхәй Сабитовның туган ягын сагынучы ат турындагы “Айбаш” хикәясе тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Район балалар китапханәсендә «Шатлык» балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбия алучы балалар кунакта булдылар. Балалар өчен "Китап иленә сәяхәт"дип исемләнгән библиографик дәрес оештырылды. Китапханәчеләр балаларга китапханәнең китап саклау урыны икәнлеген сөйләделәр һәм китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну белән китапларның ни өчен кирәк булуы, аларның ничек барлыкка килүләре турында мәгълүмат алдылар.Балалар бик теләп төрле темаларга китаплар, журналлар һәм энциклопедияләр карадылар

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Район балалар китапханәсе туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннаң “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Саба гимназиясенең 5 Б сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Уеныбыз 5 өлештән торды: 1 нчесе “Тел – милләт бизәге”- мәкалләрне дәвам итү, 2 нчесе “Тапкырларга табышмак” -​ табышмаклар, 3 нче өлеш “Яхшы китап-иң ышанычлы дус” – сынамышларны дәвам итү, 4 нче өлеш -​ “Серле сандык”- төрле халык әкиятләре, 5 нче өлеш – онлайн- сәхифә Айгөл Әхмәтгалиева “Мин гашыйк булдым “ китап призентациясе. Һәр өлештә 4 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш булдылар, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Әдәби- интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 5 Б сыйныф укучылары рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

17
сентябрь, 2021 ел
җомга

17 сентябрь көнне Район балалар китапханәсендә "Сәләтле балалар интернат-мәктәбенең” 3 һәм 4 сыйныф укучылары өчен "Мәдәният дөньясына чакырабыз"дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрелде. Китапханәче Гарипова А.балаларны китапханәчеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, китапханә бүлекләрен күрсәтте һәм аларның әһәмияте турында сөйләде. Һәр бүлектә балалар өчен әкиятләр буенча табышмаклар тәкъдим ителде, балалар актив катнаштылар. Шулай ук балалар язучысы Холли Веббның китаплары буенча ​ презентациясе ​ үткәрелде. Чара ахырында балалар «Персонаж силуэты буенча мультфильмны бел" дигән виртуаль уенда катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

30
август, 2021 ел
дүшәмбе

30 август көнне "Ямьле Саба" яр буенда Республика көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә китапханәчеләр "Бу минем республикам" дип  исемләнгән күргәзмә белән катнаштылар. Килгән кунаклар төрле милләт киеме кигән кызлар белән истәлек фотосына төшеп, Республика тарихы, мәдәниятенә кагышлы сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

"Саф сулы ямьле Саба" экологик эстафетаның чираттагы тукталышы Иләбәр авылында "Миннәхмәт" чишмәсе буенда узды.Авыл халкы белән мәдәният хезмәткәрләре бергәләп биредә "Яңгыр теләү " йоласы оештырдылар. "Истиска" намазы укылганнан соң "Яңгыр боткасы"пешерелде, "Су сибешү" күренеше күрсәтелде.Чишмә буенда уйналган "Биш парлы" "Кулъяулык алышлы" уеннары уйналды.Авылдагы чишмәләр тарихына багышланган "Туган якта җырлый чишмәләр"дигән тематик күргәзмә тәкъдим ителде. "Яшәү көчен туган яктан ала"дип исемләнгән күргәзмә Иләбәр авылында туып үскән үзешчән  шагыйрә , М.Манихованың иҗат һәм тормыш юлын яктырттып төзелгән иде.Бәйрәмгә шагыйрә үзе дә килеп,шигырьләрен укыды.Авыл җирлеге башлыгы Шәйхетдинов А.Р,Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р чыгыш ясаганнан соң Мишә елгасы  башланган җиреннән алынган су Кызыл -Мишә авылы китапханәчесе  Әүхәдиева Гөлнәзирәгә тапшырылды.Өтернәс һәм Керәннне авылы клубы мөдирләре  чараны музыкаль яктан тулыландырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

Иштуган авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" проекты кысаларында "Урманнар белән безнең җир дан тота" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараны әлеге проект белән таныштырып, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы башлап җибәрде. Варламова Люба Иштуган авылы тарихын сөйләде. Аның сөйләгәннәре аша  авыл тарихы турында тагын да тирәнрәк белдек  дип әйтсәк һич арттыру булмас иде. Икенче өлештә фольклор коллектив "Мунчала чыгару" йоласын, " Тюрагай" фольклор коллективы "Кыз бирү" йолаларын уйнап күрсәттеләр. Өлкәннәребез Гайнетдинова Разия апа һәм Мортазин Хәлил абый авылдашларны һәм килгән кунакларны үзләре иҗат иткән шигырьләре белән таныштырдылар. Хасанова Лиза апа күрсәткән чабата үрү мастер - классны халык зур кызыксыну белән күзәтте. Шулай ук ул урманда үсә торган дару үләннәре турында да үзе белгән кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты. Җыелган халык чара өчен эшләнеп куелган күргәзмәләрне дә кызыксынып карады.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

25
август, 2021 ел
чәршәмбе

25 АВГУСТ КӨННЕ «SABA PARK»ЫНДА  РАЙОН КИТАПХАНӘСЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ «ТАТАРСТАН - КҮПМИЛЛӘТЛЕ РЕСПУБЛИКА!» -ӘҢГӘМӘ  УЗДЫРДЫЛАР.  ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БАЙ МИРАСЫ, ТАРИХЫ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ БИРДЕЛӘР.  

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

24
август, 2021 ел
сишәмбе

«Ямьле Саба» яр буенда,  Район үзәк китапханәсе “Ямьле  җәй – китаплы җәй” дип исемләнгән “Җәйге китапханә – 2021” дә катнашучыларны тәбрикләү тантанасын уздырды.  Әлеге бәйге “Әдәби алан” проекты кысаларында  эшләп килә. “Җәйге китапханә – 2021” дә катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов, Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидәил улы Заһидуллин,  районыбызда яшәп иҗат итүче якташыбыз Гөлсинә Наил кызы Галимуллина, “ШАЯН ТВ” балалар телеканалы  алып баручысы Руслан Илшат улы Хафизов, Саба ҮКСы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тәбрикләделәр. “Ижади алан” һәм “Оста куллар аланы” – мастер классларда, “ШАЯН ТВ” балалар телеканалы оештырган  уеннар да балалар бик актив катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

19 август көнне район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә, “Саф сулы Ямьле Саба” проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен ​ “Туган ягым чишмәләре” дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International