Район балалар китапханәсендә "Китап иленә сәяхәт" библиографик дәрес

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Район балалар китапханәсендә «Шатлык» балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбия алучы балалар кунакта булдылар. Балалар өчен "Китап иленә сәяхәт"дип исемләнгән библиографик дәрес оештырылды. Китапханәчеләр балаларга китапханәнең китап саклау урыны икәнлеген сөйләделәр һәм китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну белән китапларның ни өчен кирәк булуы, аларның ничек барлыкка килүләре турында мәгълүмат алдылар.Балалар бик теләп төрле темаларга китаплар, журналлар һәм энциклопедияләр карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International