Иләбәр авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик эстафета тукталышы

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

"Саф сулы ямьле Саба" экологик эстафетаның чираттагы тукталышы  Иләбәр авылында "Миннәхмәт" чишмәсе буенда узды.Авыл халкы белән мәдәният хезмәткәрләре бергәләп биредә "Яңгыр теләү " йоласы оештырдылар. "Истиска" намазы укылганнан соң "Яңгыр боткасы"пешерелде, "Су сибешү" күренеше күрсәтелде.Чишмә буенда уйналган "Биш парлы" "Кулъяулык алышлы" уеннары уйналды.Авылдагы чишмәләр тарихына багышланган "Туган якта җырлый чишмәләр"дигән тематик күргәзмә тәкъдим ителде. "Яшәү көчен туган яктан ала"дип исемләнгән күргәзмә Иләбәр авылында туып үскән үзешчән  шагыйрә , М.Манихованың иҗат һәм тормыш юлын яктырттып төзелгән иде.Бәйрәмгә шагыйрә үзе дә килеп,шигырьләрен укыды.Авыл җирлеге башлыгы Шәйхетдинов А.Р,Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р чыгыш ясаганнан соң Мишә елгасы  башланган җиреннән алынган су Кызыл -Мишә авылы китапханәчесе  Әүхәдиева Гөлнәзирәгә тапшырылды.Өтернәс һәм Керәннне авылы клубы мөдирләре  чараны музыкаль яктан тулыландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International