Район балалар китапханәсе “Мин кулыма китап алам” интеллектуаль уен үткәрде

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Район балалар китапханәсе туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннаң “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Саба гимназиясенең 5 Б сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Уеныбыз 5 өлештән торды: 1 нчесе “Тел – милләт бизәге”- мәкалләрне дәвам итү, 2 нчесе “Тапкырларга табышмак” -​ табышмаклар, 3 нче өлеш “Яхшы китап-иң ышанычлы дус” – сынамышларны дәвам итү, 4 нче өлеш -​ “Серле сандык”- төрле халык әкиятләре, 5 нче өлеш – онлайн- сәхифә Айгөл Әхмәтгалиева “Мин гашыйк булдым “ китап призентациясе. Һәр өлештә 4 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш булдылар, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Әдәби- интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 5 Б сыйныф укучылары рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International