2025 елның 23 июлендә «2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2025 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. ТР Финанс министры Марат Фәйзрахманов 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында доклад белән чыкты. Үз чыгышында ул 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 276,4 млрд.сум күләмендә керүен билгеләп үтте. Республика бюджеты 231,2 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 45,2 млрд. сум акча тупланган. "Бүгенге күрсәткечләр әле тынычланыр өчен сәбәп түгел. Агымдагы елда бюджет үтәлеше бик киеренке. Узган ел белән чагыштырганда табышка салым буенча керемнәр кими. Министрлыкларга бюджетка түләүләрне тәэмин итүче предприятиеләрнең җитештерү күрсәткечләрен анализлау эшен активлаштырырга, киләчәктә салым керемнәре буенча аларның фаразларын карарга кирәк", - дип ассызыклады республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында. Бюджетны тулыландыру өчен мөһим резерв дип ул салым бурычын атады, ул 1 июльгә 11,7 млрд сум тәшкил итә. «Аны кыскарту буенча чараларны дәвам итәргә кирәк - бу мәсьәлә даими рәвештә игътибар үзәгендә булырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
2025 елның 21-27 июлендә Россиядә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының тематик атналары кысаларында баш мие сәламәтлеген саклау атнасы уза.
Татавтодор бүлекчәсе Тимершык - Мичән арасындагы юлны төзекләндерү эшләрен дәвам итә. Бүгенге көндә юлга ком түшәү эшләре башкарыла.
Бүген, "Яшьлек" яшьләр үзәге, скандинавия таягы белән йөрү буенча мастер-класс оештырды.
Бүген «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Шәмәрдән авылының "Яшьлек" яшьләр үзәге белән берлектә скандинавия йөреше буенча озын гомер адымнары мастер-классы үткәрделәр.
Һәр кеше үзенең туган һәм яшәгән урынын ярата. Бу урын – ул аның туган ягы.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам ителә. Әлеге программа яшь белгечләргә уңайлы шартлар тудыру, яшьләрне авылга җәлеп итү максатыннан эшләнелә. Йорт төзелешен ООО "ПМК 159" оешмасы башкара.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә чүп үләннәрен чабу эше башкарылды. Трактор техникасы белән булышлыкны ООО "СХП Шытсу" җәмгыяте күрсәтте.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары җәйге ялларын хезмәт белән үткәрәләр. Алар җирлек биләмәсендә урам-тыкрыкларның печәнен чабалар, мәдәният йорты тирәләрен чисталыкта тоталар, Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятендә төрле эшләр башкаралар.