Бүген, "Яшьлек" яшьләр үзәге, скандинавия таягы белән йөрү буенча мастер-класс оештырды.
"Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә үткәрелгән чарага скандинавия йөреше белән кызыксынучылар җыелган иде. Бу спорт төре организмны кислород белән ныграк баетырга булыша, ябыгырга, йөрәк кан әйләнеше системасына һәм буыннарга ярдәм итә. Хореография укытучысы Лилия Свищева күрсәткән мастер - классны катнашучылар барысы да кызыксынып тыңлады, үзләренә кирәк мәгълүматны алды.