«2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм ТР финанс системасы органнарының 2025 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча республика киңәшмәсе узды

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

2025 елның 23 июлендә «2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2025 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. ТР Финанс министры Марат Фәйзрахманов 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында доклад белән чыкты. Үз чыгышында ул 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 276,4 млрд.сум күләмендә керүен билгеләп үтте. Республика бюджеты 231,2 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 45,2 млрд. сум акча тупланган. "Бүгенге күрсәткечләр әле тынычланыр өчен сәбәп түгел. Агымдагы елда бюджет үтәлеше бик киеренке. Узган ел белән чагыштырганда табышка салым буенча керемнәр кими. Министрлыкларга бюджетка түләүләрне тәэмин итүче предприятиеләрнең җитештерү күрсәткечләрен анализлау эшен активлаштырырга, киләчәктә салым керемнәре буенча аларның фаразларын карарга кирәк", - дип ассызыклады республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында. Бюджетны тулыландыру өчен мөһим резерв дип ул салым бурычын атады, ул 1 июльгә 11,7 млрд сум тәшкил итә. «Аны кыскарту буенча чараларны дәвам итәргә кирәк - бу мәсьәлә даими рәвештә игътибар үзәгендә булырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International