Олы Кибәче авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләре өстәл теннисы һәм шахмат буенча сайлап алу ярышларында катнаштылар. Башкарма комитет секретаре Хөсәенова Р.Р. шахмат буенча хатын-кызлар арасында 1 нче урын яулады.
Олы Кибәче һәм Төбәк авылы мәчетләрендә ифтар ашлары уздырылды.
Бүген 18 апрельдә «Саба-Арена» спорт мәктәбендә адаптив физик культура һәм адаптив спорт буенча югары квалификацияле категорияле тренер Исмаилов Фәрход Усман улы «Уенда кул кую техникасын, өстәлгә кадәр араны, тупның сикерү биеклеген камилләштерү» дигән ачык тренировка үткәрде. Тренировкаларда тәрбияләнүчеләрнең активлыгы җитәрлек, барлык тәрбияләнүчеләр эшли, индивидуаль сәләтләр, югары дәрәҗәдә дифференциаль якын килү исәпкә алынган.
8 апрельдә Очиле авылы клубында авыл халкы "Иман нуры инсен кунеллэргэ"ифтар ашын үткәрә. Мөселманнар өчен иң мөһим һәм әһәмиятле ай – изге Рамазан дәвам итә. Быел авылыбызда ураза тотучылар күп. Авылларда ифтарлар үткәрелә, мәчетләрдә таравих-намазлар укыла. Авыл имамы Нигъмәтҗанов Азат барысын да Рамазан бәйрәме белән котлады. Ул бу мөбарәк айда күбрәк игелекле эшләр башкарырга чакырды, авыл халкыннан авылны чисталыкта һәм тәртиптә тотуны сорады.
Борын-борыннан безнең ата-бабаларыбыз кыр эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Чәчү башланыр алдыннан, алар уңышка юрап, йолалар үткәрделәр. Үткәрелгән йола нәтиҗәсендә алар күп уңыш үсәчәк дип санаганнар. Бу серлелек ярдәм иткәнме, юкмы, хәзер әйтүе кыен, әмма йоланы башкару артык булмаячак. Бүген Корсабаш авыл мәдәният йорты һәм Сулы авыл клубында эшләүчеләр, кыр эшчәннәре, "Курсабаш" ҖЧҖ рәисе белән берлектә "Чәчү башлану" йоласын үткәрделәр. Имам изге азан, изге сүрәләр укыды, йомырка салдылар, игенчеләребезгә яхшы теләкләр әйттеләр. Хезмәт ветераны Фәрзиев Рафил тальян-гармунында уйнады. Җир кешесе гомерлеккә иң мактаулы зат санала. Борын заманнарда аксакалларның хәер-фатихасын алгач, кыр эшләренә керешкәннәр.
Шушы көннәрдә районда Мамадыш муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сергей Михайлович Сергеев булды.
16 нчы апрельдә тәрбияче Васильева Э.Р. «1945 елда Берлин стратегик һөҗүм операцияләре башланган көн» темасына дәрес үткәрде.
16 нчы апрельдә тәрбияче Сиразиева Г.Ф. «Баланың мәрхәмәтсез мөгамәләдән үзен яклау хокукы» дигән темага танып белү дәресе үткәрде.