"Чәчү башлану" йоласы.

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Борын-борыннан безнең ата-бабаларыбыз кыр эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Чәчү башланыр алдыннан, алар уңышка юрап, йолалар үткәрделәр. Үткәрелгән йола нәтиҗәсендә алар күп уңыш үсәчәк дип санаганнар. Бу серлелек ярдәм иткәнме, юкмы, хәзер әйтүе кыен, әмма йоланы башкару артык булмаячак. Бүген Корсабаш авыл мәдәният йорты һәм Сулы авыл клубында эшләүчеләр, кыр эшчәннәре, "Курсабаш" ҖЧҖ рәисе белән берлектә "Чәчү башлану" йоласын үткәрделәр. Имам изге азан, изге сүрәләр укыды, йомырка салдылар, игенчеләребезгә яхшы теләкләр әйттеләр. Хезмәт ветераны Фәрзиев Рафил тальян-гармунында уйнады. Җир кешесе гомерлеккә иң мактаулы зат санала. Борын заманнарда аксакалларның хәер-фатихасын алгач, кыр эшләренә керешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International