Шушы көннәрдә районда Мамадыш муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сергей Михайлович Сергеев булды. Ул «Саба» индустриаль паркында булып, аның территориясендә эшләүче резидентларның эшчәнлеге белән танышты, җитештерү биналарында булды. Аны Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары И.И.Кутдусов һәм Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сунгатов озатып йөрде. Әңгәмә барышында кунакка шулай ук "Саба" индустриаль паркында яңа гына эшли башлаган эшмәкәрләр өчен нинди кызыклы тәкъдимнәр барлыгын һәм районда хәзерге вакытта нинди бизнес өлкәләренә ихтыяҗ зур булуын белү кызыклы булды.