7 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә милли бәйрәм - Сабантуй бәйрәме узды!

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Сабантуй - татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур гореф-гадәтләрне, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә. 7 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә «Сабантуй-2026» милли бәйрәме булып узды. Бәйрәм Мичән төп мәктәбе укчылары чыгышы (Җитәкчеләре Хадиева Г.Н) белән башланып китте. Бәйрәм кунакка кайткан авылдашыбыз Гатауллин Әдип хәзрәтнең Коръән аятьләрен укуы белән дәвам итте, котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Ә. чыгыш ясады, район вәкиле – Ильдус Шәрифуллович  һәм "Мичән" ҖЧҖ җитәкчесе  Шәймәрданов Р.Р. халыкны бәйрәм белән котладылар. Тантаналы өлештә язгы кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәргә бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Бәйрәмнең махсус кунаклары татар эстрадасының күренекле артистлары – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айнур Гәрәев  үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Сабантуйның алып баручылары Искәндәр Заһидуллин, Язнур Фатыйхов, уеннарны югары дәрәҗәдә күңелле итеп оештырдылар. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез!  Татарча көрәштә абсолют батыр булып Керәнне авылыннан Зарипов Ильназ калды, яшь егетләр арасында Булат Халиков булды. Батырларга Дан!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International