Шушы көннәрдә районда Мамадыш муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сергей Михайлович Сергеев булды.
16 нчы апрельдә тәрбияче Васильева Э.Р. «1945 елда Берлин стратегик һөҗүм операцияләре башланган көн» темасына дәрес үткәрде.
16 нчы апрельдә тәрбияче Сиразиева Г.Ф. «Баланың мәрхәмәтсез мөгамәләдән үзен яклау хокукы» дигән темага танып белү дәресе үткәрде.
12 апрельдә Шәмәрдән мәдәният йортында «Йолаларда безнең дәвам бар» предприятиеләрнең театральләштерелгән тамашасы узды. Концерт программасы якты һәм бай булды. Матур дәртле биюләр, халык җырлары залда булганнарны сөендерде.
14 апрельдә Шәмәрдән СДК, Шәмәрдән модель китапханәсе, Мичанбаш СК хезмәткәрләре Мингерь авылында туристлар очрашуын оештырдылар. Очрашу рус халык Йортында узды, анда рус халык ашлары өстәле оештырылды. Кунакларны сәламләү традиция буенча каравайдан башланды. Аннары чара такмаклар, биюләр, уеннар белән дәвам итә. Очрашу дустанә атмосферада, бер стакан кайнар чәй һәм уңайлы утырыш артында узды.
Оет авылында, федераль программа нигезендә, кәрәзле элемтә манарасы урнаштырылды. Бүгенге көндә тоташтыру эшләре алып барыла.
Олы Шыңар авылында Кооператив урамында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше бара. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе башкара.
Олы Шыңар, Кече Шыңар һәм Оет авылы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды. Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.
Шәмәрдән авылының Чапаева урамында 6 нчы йортта вентиляцион каналларын һәм төтен чыгаргычларын капиталь ремонт эшләре бара.