18 апрельдән 26 майга кадәр Саба районында, гражданнарны хәрби исәпкә куелганчы, профилактик медицина тикшерүе буенча кампания узачак һәм анда 2007-2008 елгы яшүсмерләр тикшерү узачак.
Профилактик медицина тикшерүе "Саба PYX" ДАСУдә һәм Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында үткәрелә.
Бүгеннән әлеге тикшерү "Саба PYX" ДАСУдә башлана.
19 һәм 26 апрельдә, шулай ук 3 майда белгечләрнең Шәмәрдән участок хастаханәсенә чыгуы планлаштырыла. Сүз офтальмолог, ЛОР, психиатр, стоматолог, эндокринолог, УЗИ табибы, невролог кебек тар профильле белгечләр турында бара.
Профилактик медицина тикшерүләре тәмамланганнан соң, 2007-2008 елларда туган егетләр өчен дәвалау-сәламәтләндерү чаралары планы эшләнәчәк.