«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Баланың мәрхәмәтсез мөгамәләдән үз-үзен яклау хокукы» дигән темага танып белү дәресе

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

16 нчы апрельдә тәрбияче Сиразиева Г.Ф. «Баланың мәрхәмәтсез мөгамәләдән үзен яклау хокукы» дигән темага танып белү дәресе үткәрде.

Максат: балаларны Бала хокуклары Конвенциясе белән таныштыру.

Бу дөньяга тугач та, һәр бала илебезнең башка гражданнары кебек үк хокукларга ия була. Бу хокукларны җентекләп белү генә түгел, ә үтәү дә кирәк.

Бала хокуклары турында Конвенция мөһим документ булып тора. Конвенциядә бала хокуклары турында, дәүләт балаларны физик яки психологик көч куллануның барлык формаларыннан яклауны тәэмин итәргә тиеш дип язылган. Үзеңә карата көч куллануга юл куярга һәм аны башка кешеләргә карата күрсәтергә ярамый. Баланы өлкәннәр, дәүләт һәм Россия законнары яклый.

Тәрбияче балалар белән әңгәмә үткәрде, «Мәрхәмәтсез мөгамәлә формалары» дигән видео - презентацияне зур кызыксыну белән карадылар. Рольле, дидактик уеннар уйнадылар: «Ярый -ярамый», «Яхшы - начар», «Һәр баланың хокукы бар». Дәрес балалар өчен белемле һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International