Ифтар "Иман нуры иңсен күңелләргә".

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

8 апрельдә Очиле авылы клубында  авыл халкы "Иман нуры инсен кунеллэргэ"ифтар ашын үткәрә. Мөселманнар өчен иң мөһим һәм әһәмиятле ай – изге Рамазан дәвам итә. Быел авылыбызда ураза тотучылар күп. Авылларда ифтарлар үткәрелә, мәчетләрдә таравих-намазлар укыла. Авыл имамы Нигъмәтҗанов Азат барысын да Рамазан бәйрәме белән котлады. Ул бу мөбарәк айда күбрәк игелекле эшләр башкарырга чакырды, авыл халкыннан авылны чисталыкта һәм тәртиптә тотуны сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International