Татарстан Росреестры мәгариф учреждениеләрен кадастр исәбенә бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә куйды
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
29 августта Язлы-Арташ мәдәният йортында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Минем Татарстан Республикаларына" бәйрәм программасы үткәрелде. Чараны Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гаффарова Гөлназ ачты, ул авылдашларын бәйрәм белән котлады, тамашачыларга республикабызның чәчәк атуы турында сөйләде. Олы Арташ мәдәният йорты мөдире Шакирова Гөлназ, үзешчән артистлар Гыймадиев Ренат, Хәлиев Илшат тамашачыларга иң яхшы җырлар бүләк иттеләр. Язлы-Арташ мәдәният йорты мөдире "Наза", "Гөлбану", "Биш парлы" кебек халык уеннарын оештырды һәм тамашачылар белән үткәрде. Бәйрәм программасында Иң яшь катнашучы Руфина Ибраһимова була. Программаны "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән тәмамладык. Канәгать тамашачылар озак вакыт катнашучыларны җибәрмәделәр, яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире "Китап сөючеләр" клуб берләшмәсе балалары белән бергә "Әдиби алан" - "Ямьле җәй - китаплы җәй" проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты, балалар өчен мастер-класслар эшләде, анда алар шигырьләр яза, проект турында тәэсирләре белән уртаклаша алдылар, шулай ук китапка нигез салдылар. Сәхнәдә балалар истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары алдылар, өйләренә канәгать һәм яхшы кәеф белән киттеләр.
30 нчы август көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстан Республикасы көне» нә багышланган чара үткәрелде.
Кадерле ветеринария табиблары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең эшегез - кечкенә һәм зур дусларыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырту сәнгате ул. Сез - тормышны коткаручы һәм газап чигүче хайваннарга җиңеллек китерә торган чын геройлар. Сезнең осталыгыгыз, белемегез һәм ярдәмчеллегегез сезне үз һөнәрегездә алыштыргысыз итә.
«Саба район үзәк хастаханәсенә” гриппка каршы 5000 дозада, консервант белән «СОВИГРИПП» вакцинасы кайтты. Бу вакцина өлкәннәр өчен билгеләнгән.
Олы Нырты авыл китапханәсендә «Татар костюмы тарихы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.