30 нчы август көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстан Республикасы көне» нә багышланган чара үткәрелде.
Чараның максаты: Балаларны Татарстан дәүләте, дәүләт символлары белән таныштыру,патриотизм тәрбияләү.
Татарстан-күпмилләтле республика, һәм биредә яшәүче барлык милләтләр Татарстанны үз Ватаны дип санарга хаклы.
Бәйрәм чарасы Татарстан Республикасы гимнын тыңлаудан башланды. Тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы символикасын искә төшерделәр (флаг, герб, гимн). Шулай ук, Татарстан Республикасы көненә күргәзмә оештырылды. Директор һәм балалар катнашында"Тубэтэй, алъяпкычны бизә" мастер-класслары үткәрелде.
Чара ахырында барлык катнашучылар да кәнагать калды һәм уңай тәэсирләр алды.