«Саба район үзәк хастаханәсенә” гриппка каршы 5000 дозада, консервант белән «СОВИГРИПП» вакцинасы кайтты. Бу вакцина өлкәннәр өчен билгеләнгән.
Вакцина Саба районы поликлиникаларына һәм амбулаторияләренә, Шәмәрдән участок хастаханәсе янындагы поликлиникага, шулай ук районның фельдшер-акушерлык пунктларына тапшырылды.
Прививканы алдан язылмыйча гына ясатырга мөмкин, ләкин фельдшер яки терапевт тикшергәннән соң гына.
Өстәмә мәгълүматны 8(84362)2-35-40 телефоны буенча «Саба район үзәк хастаханәсенең” регистратурасыннан алырга мөмкин.