2023 елның 29-30 августында Казанда Бадминтон буенча ТР шәхси чемпионаты узды.
Саба бадминтончылары соңгы елларда иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр!
Ялгыз разрядта 1 урынны Хайриев Ильяс алды
Парлы разрядта 1 урын Галиәхмәтова Регина
Катнаш парлы разрядта 1 урын Галиәхмәтова Регина
Парлы разрядта 2 урын Хайриев Ильяс
Парлы разрядта 3 урын Хазиев Исмал
Чемпионатның барлык җиңүчеләрен һәм призерларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!!!!
Саба районы җыелма командасы өчен яңа форма өчен ПМК ҖЧҖ спонсорыбызга рәхмәт! ❤️
Яңа Мичән авыл мәдәният йорты “Наз” фольклор ансамбле әгъзалары белән халык гореф-гадәтләрен, йолаларны популярлаштыру, саклау һәм үстерү максатыннан “Урак уру, көлтә бәйләү” йоласын башкардылар.
Яңа Мичән авылы Кооперативная урамында гражданнарның үзара салым акчасына каты түшәлгән юл салу буенча эш башкарылды. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Оет авылында федераль программа нигезендә кәрәзле элемтә баганасы урнаштырылган иде.Тоташтыру һәм көйләү эшләре тәмамланганнан соң,18 августта Теле 2 элемтә операторына кушылды.
«Автобус» профилактик чарасы
Кукурузны механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Гыймранов Нияз ура.
Массаны ташуга биш "КамАЗ" машинасы җәлеп ителгән:- шоферлар Сафиуллин Мөнир,Сабирҗанов Айнур, Зарипов Ленар, Исхаков Әгъзам, Гатауллин Айрат , бер МТЗ 1221 тракторы :- механизатор Газизов Минтимер.
Силос массасын тигезләп таптауда К -702 һәм Т-150 тракторы җәлеп ителгән, аларны тәҗрибәле механизаторлар Тимергалиев Ришат, Галиев Илһам, Хәертдинов Фәрит иярли.
«Игътибар- балалар!» профилактик чарасы
26 август көнне Сатыш авылында ир-атлар командалары арасында "2023 елгы Сатыш авыл җирлеге Кубогына" мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 6 команда катнашты.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Икшермә;
2 урын-Эзмә;
3 урын-Сатыш-1;
4 урын-Тимершык
5-6 урын-Сатыш-2;
5-6 урын-Юлбат.
Турнирны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Сатыш авылы яшьләренә һәм иганәчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Уеннар 7 нче ел рәттән үткәрелә.
Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Халык мәдәниятләре һәм традицияләре елына багышланган "Кичке уен" оештырдылар. Сатыш авылы халкы һәм кунаклар "Наза", "Бармаклы", "Почмаклы", "Капкалы", "Бишпарлы" халык уеннарында актив катнаштылар. Чара күңел атмосферасында узды. Кич 80-нче дискотека белән тәмамланды.
26 август көнне Сатыш авылында балалар арасында "2023 елгы Сатыш авыл җирлеге Кубогына" мини-футбол буенча турнир булып узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Сатыш яшьләре
2 урын-Сатыш егетләре;
3 урын-Сатыш батырлары.
Турнирның һәр катнашучысына медаль һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Турнирны оештырган өчен Сатыш авылы яшьләренә һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.