ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

3 нче сентябрь - Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн 2004 нче елның сентябрендә  Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш давыллы янгын куркынычы турында кисәтү

2023 елның 2 сентябреннән 7 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

Саба районы социаль яклау бүлеге начальнигы Л. Гайнетдинова Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп-интернатында уку елын ачу тантанасында катнашты.

1 сентябрь- Белем бәйрәме. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә бу бәйрәм билгеләп үтелде. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 2 бала укырга керде, ә мәктәптә барлыгы 79 укучы белем алачак. Барысын да бәйрәм белән тәбрик итәбез һәм яңа уку елынды уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

31 августта «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «2023-2024 уку елына мәктәп эшендә мөһим һәм креатив юнәлешләрне билгеләү, максатлар һәм бурычлар" темасына педагогик совет узды.

Көн тәртибе:

1. Спорт мәктәбенең яңа шартларда эшләве, үзенчәлекләре. Еллык эш планын раслау. (Багманов А. Ф.)

2. Мәктәптә төркемнәр һәм бүлекчәләр туплау. (Кутдусова Д. М.)

3. Мәктәп хезмәткәрләре белән хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрү, куркынычсызлык техникасы буенча тренер-укытучыларның мәктәп спортчылары белән эшен оештыру.(Гаврилов О. В.)

4. Мәктәп хезмәткәрләре һәм спортчыларының медицина тикшерүе. (Байрамова Х. Р./ Әхтәмҗанова Л. И.)

5. Белем бирү процессының дәвамлылыгын камилләштерү аның нәтиҗәле гамәлгә ашырылуының иң мөһим шарты. (Кутдусова Д. М.)

6. Төрле

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы белән берлектә СОП гаиләләреннән булган яшүсмерләр белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу үткәрде. Мәктәп укучылары үзләренең һөнәри омтылышларын билгеләү өчен тест узды. Шулай ук укучылар һөнәр сайлау механизмнары, районның иң популяр һәм ихтыяҗлы белгечлекләре турында белделәр.

2023 елның 31 августында Саба районы прокуратурасы бинасында салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. 100 мең сумнан артык бурычы булган оешмалар тыңлана. МВК нәтиҗәләре буенча 7 кеше үз бурычларын түләгән, 6 кеше якын арада түләп бетерергә сүз бирделәр.

"Рамазан" ҖЧҖ подрядчы оешмасы Тимершык торак пунктында юлларны ремонтлау эшләрен алып бара

Тэги: окс

Саба районында фельдшер - акушерлык пунктлары (ФАПлар) тирә-юнен бизәү буенча "Чәчәкле Саба" конкурсы булып узды.

Тэги: хастаханә

1 сентябрь көнне Эзмә авылы мәдәният йортында Белем көненә багышланган "Исәнме , мәктәп" дигән бәйрәм булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International