3 нче сентябрь - Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.

2023 елның 1 сентябре, җомга

3 нче сентябрь - Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн 2004 нче елның сентябрендә  Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул вакытта террорлык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше һәлак була, шуларның 186 сы - балалар. 3 көн дәвамында террорчылар кулында булган  балалар бер тамчы су эчәргә  тилмерәләр.  

Бүген, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче балалар белән "Тормыш тамчысы" дип исемләнгән акция үткәрелде. Алар Беслан шәһәрендә һәлак булучыларны  искә алып, символик рәвештә, учларына су алып чәчәкләргә тамчылап су сиптеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International