30 нчы август көнне Татарстан Республикасында Республика көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан, "Яшь Гвардия» Саба җирле бүлекчәсе инициативасы белән Байлар Сабасында "Минем Татарстан" акциясе оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы флагы триколоры белән 200 лентадан артык тасма таратылды.