Республикам минем Татарстан

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

29 августта Язлы-Арташ мәдәният йортында Олы Нырты  мәдәният йорты  һәм Олы Арташ мәдәният йорты  белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Минем Татарстан Республикаларына" бәйрәм программасы үткәрелде. Чараны Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гаффарова Гөлназ ачты, ул авылдашларын бәйрәм белән котлады, тамашачыларга республикабызның чәчәк атуы турында сөйләде. Олы Арташ мәдәният йорты  мөдире Шакирова Гөлназ, үзешчән артистлар Гыймадиев Ренат, Хәлиев Илшат тамашачыларга иң яхшы җырлар бүләк иттеләр. Язлы-Арташ мәдәният йорты  мөдире "Наза", "Гөлбану", "Биш парлы"  кебек халык уеннарын оештырды һәм тамашачылар белән үткәрде. Бәйрәм программасында Иң яшь катнашучы Руфина Ибраһимова була. Программаны "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән тәмамладык. Канәгать тамашачылар озак вакыт катнашучыларны җибәрмәделәр, яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International