"Татар костюмы тарихы" мәгълүмат сәгате

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

    Олы Нырты авыл китапханәсендә «татар костюмы тарихы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Милли костюм - һәр халыкның  үзенчәлеге, ул үзендә ниндидер серләр һәм традицияләр саклый.  Чара барышында балалар татар милли костюмы тарихы белән таныштылар, аның нигезендә төрки киемнең борынгы формалары ята икәнен белделәр. Шулай ук балалар кием төсе, бизәнү әйберләре һәм татар костюмының башка детальләре нинди әһәмияткә ия икәнен белделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International