ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә район ГХАТ бүлегендә безнең танылган спортчы Исмәыйлев Хайем Фарходович үзенең сөйгән кызы Фарогат белән никахын теркәде.


30
август, 2023 ел
чәршәмбе

30 август көнне Саба район китапханәсе Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. Китапханәчеләр балалар өчен мәйданчык оештырдылар, анда үз кулларың белән китаплар өчен кыстыргыч ясарга, Татарстан флагын буярга мөмкин иде. Чарада "Татарстан-Без бергә!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе  куелды, шулай ук китапханә хезмәткәрләре бәйрәмдә халыкка тасмалар тараттылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

30 августта "Ямьле Саба" яр буенда Татарстан Республикасы көненә һәм Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Милли моңнар ватаны син, Сабам» бәйрәм чарасы узды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын  кисәтү турында консультация

    Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән күпмилләтле халыклар  бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз. Без туган Татарстаныбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм өлкән буын­ның батырлыгы алдында баш иябез. Районыбыз халкы да бәйрәмне хезмәттә каршылый. Игенчеләребез уракны төгәлли һәм киләсе ел уңышына нигез сала. Төзелеш, сәнәгать өлкәләрендә дә уңышларыбыз куанырлык. Республика программалары нигезендә кү­ләм­ле эшләр башкарыла. Хөр­мәтле сабалылар!  Республика көне уңаеннан ихлас теләк­лә­ребезне кабул итегез! Гел шулай имин тормышта, хезмәттән тәм, яшәүдән ямь табып гомер итәргә язсын.

2023 елның 28 августында Казанда Бадминтон буенча ТР команда чемпионаты узды.

3 урын Саба районы командасында! 

Команда составы

Хәйриев Ильяс

Хазиев Исмал 

Шигабиев Ильяс

Зәйниев Айназ

Галиәхмәтова Регина

Зарипова Гөлнара 

Волкова Татьяна 

Команда чемпионының бронза призерларын котлыйбыз һәм шәхси чемпионатта уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

29
август, 2023 ел
сишәмбе

30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.

Силос әзерләү

Тэги: УСХИП

26 август көнне Өчиле авылында спонсорлык ярдәменә төзекләндерелгән чишмә ачылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

29 августта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан турында барысы да» дигән темага викторина уздырылды. Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар республиканың тарихи үткәненә һәм бүгенгесенә кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап бирделәр, «Мин яратам сине,Татарстан» дигән мәшһүр җыр җырладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International