Чәбки-Саба авылында "Районара юл - төзелеш идарәсе-1" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау эше алып барыла.
Шәмәрдән авылында Озерная урамында МДФ программасы буенча юл эшләре башкарыла, эшне "Районара юл-төзелеш идарәсе -1" ҖЧҖ подрядчысы башкара.
«Саба үзәк район хастаханәсенең” поликлиникасы базасында гериатр Нурмөхәммәдова Ләйлә Гараповна эшли.
Шәмәрдән авылы Завод урамында, үзара салым акчасына, "МДСУ-1" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан урам юллары төзелә.
Төбәк авылы Ленин урамында ташландык кое бар. Авылның бер төркем егетләре: Шәяхмәтов Мәхмүт, Хәйруллин Рамил, Галимуллин Рифкать, Камалов Тәлгать һәм Сафин Илназлар теләк белдереп, шушы коены төзекләндерү эшенә керештеләр.
ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 26 августта Олы Нырты авыл китапханәсендә «Татар костюмы тарихы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Милли костюм - һәр халыкның үзенчәлеге, ул үзендә ниндидер серләр һәм традицияләр саклый. Татар халкы үз тарихын һәрвакыт хөрмәт иткән һәм үз милли гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә тетрәнү белән караган. Чара барышында балалар татар милли костюмы тарихы белән таныштылар, аның нигезендә төрки киемнең борынгы формалары ята икәнен белделәр. Шулай ук балалар кием төсе, бизәнү әйберләре һәм татар костюмының башка детальләре нинди әһәмияткә ия икәнен белделәр. Балалар татар милли киемнәрен билгеләүче сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар: чабата, калфак, түбәтәй. Аннары китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда төрле чор һәм катлам татар костюмнары турында сөйләүче басмалар тәкъдим ителде.
Җәяүлеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, Килдебяк авылында, мәктәп янында, җәяүлеләр күчмәсенә юл билгеләмәсе ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Саба муниципаль районында булды. Аны Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы вице - премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин озатып йөрде.
2023 елның 28 августы 18.00 сәгатьтән 29 август 21.00 сәгатькә кадәр метеорология күренешенең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2023 елның 28 август кич, 29 август төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 17-22 м/с (Казанда төнлә һәм иртән 15-20 м/с) көчле төньяк җиле көтелә.
25 нче август көнне, «Ночь кино» акциясе кысаларында, Шәмәрдән мәдәният йорты һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңү Паркы территориясендә авыл халкы өчен мультфильм күрсәтүне оештырды.