«Саба үзәк район хастаханәсенең” поликлиникасы базасында гериатр Нурмөхәммәдова Ләйлә Гараповна эшли.
Гериатр-65 яшьтән узган пациентлар белән эшләүче белгеч. Кабул итү вакытында Ләйлә Гараповна пациентлар белән "Возраст не помеха" скринингын үткәрә, алар белән "Активное долголетие" темасына өлкән кешенең сәламәт яшәү рәвеше һәм Когнитив бозылуларны профилактикалау турында сөйләшә. Дөрес туклану, егылуларны профилактикалау буенча киңәшләр бирә: ничек дөрес итеп креслодан (утырган хәлдә), караваттан (яткан хәлдә) торырга, өйдә йөргәндә егылмас өчен нәрсә эшләргә, бигрәк тә төнлә караваттан торырга туры килгәндә.
Сөйләшүдән тыш, табиб пациентны кулларда һәм аякларда тигезлекне һәм мускул көчен тикшерә, шулай ук когнитив бозылуларны ачыклау өчен тест үткәрә. Картлык астениясен ачыклаганда комплекслы гериатрик бәя бирә. Әгәр дә тайпылышлар булса, пациентның мөстәкыйльлеген арттыру, аның физик һәм психик иминлеген яхшырту максатыннан, медикаментоз дәвалавын, һәм үз киңәшләрен дә бирә. Кирәк булганда профильле белгечләргә: неврологка, лорга, окулистка һ.б. җибәрә. Әлеге тикшерү терапевттан язма буенча үткәрелә.
Сентябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен атна саен күчмә медицина тикшерүләре үткәреләчәк. Белгечләр бригадасына терапевт, акушер-гинеколог һәм гериатр кебек белгечләр керә. Тикшерү фельдшер-акушерлык пункты базасында үткәрелә. Күчмә медицина тикшерүе турында мәгълүматны фельдшердан яки поликлиниканың теркәү бүлегеннән алырга мөмкин.
Өйдән дә чыга алмаган аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләр категориясе бар. Бу очракта гериатр өйдә тикшерү үткәрә. Монда инде олы яшьтәге кеше белән генә түгел, ә аның туганнары белән дә эш алып барыла. Ләйлә Гараповна аз хәрәкәтләнүче гражданнарның гаилә әгъзаларына якын кешеңне ничек дөрес карарга кирәклеге турында профессиональ киңәшләр бирә.
Социаль хезмәткәр билгеләү өчен Ләйлә Гараповна, социаль яклау белән берлектә, социаль хезмәтләргә мохтаҗ ялгыз өлкән яшьтәге һәм хәлсезләнгән кешеләрне һәм инвалидларны ачыклый. Бу гражданнар өчен дәвалау-реабилитация чараларын билгели.