Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Көне Белән!

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

    Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән күпмилләтле халыклар  бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз. Без туган Татарстаныбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм өлкән буын­ның батырлыгы алдында баш иябез. Районыбыз халкы да бәйрәмне хезмәттә каршылый. Игенчеләребез уракны төгәлли һәм киләсе ел уңышына нигез сала. Төзелеш, сәнәгать өлкәләрендә дә уңышларыбыз куанырлык. Республика программалары нигезендә кү­ләм­ле эшләр башкарыла. Хөр­мәтле сабалылар!  Республика көне уңаеннан ихлас теләк­лә­ребезне кабул итегез! Гел шулай имин тормышта, хезмәттән тәм, яшәүдән ямь табып гомер итәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International