Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенең Миңгәр авылында Республика программасы буенча үзәкләштерелгән су агызу системасы төзелә. Эшнең заказчигы булып «Заманча энергияне саклаучы технологияләр һәм инженер коммуникацияләре» ДБУ оешмасы тора.
Кече ШыҢар мәдәният йортында яшьләр өчен «Тәмәке тартуны ташла - тәмәке тарту модада түгел"дигән аналитик сәгать үткәрделәр. Иминлеккә ирешергә теләгән кеше өчен яхшы сәламәтлек ул үзе сайлаган яшәү рәвеше. Яшүсмерләр компанияләрендә начар гадәтләр алу җиңел. Моны балалар үзләре дә аңлый. Балалар белән, диалог формасында, тәмәке тартуның сәбәпләре турында тагын бер тапкыр сөйләшү алып барылды.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башкарылды. Олы Шыңар авылында Совет урамының 60 м өлеше, Ленин урамының 50 м өлеше, Оет авылында Кооператив урамының 116 м өлеше ремонтланды. Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ҖЧҖ оешмасы башкарды.
19 августта «Халыкара өлкәннәр көне» уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Тулган Ай» фольклор ансамбле үзенең визиты белән сөендерде. Аларның башкаруында күңелле җырлары һәм яхшы теләкләр яңгырады.
19 сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Китап сөярләр» клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Угадайка” дип исемләнгән интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда “Әкиятләрне яхшы беләсеңме?”, “Мәкальне дәвам ит”, “Тиз сөйләм”, “Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит” кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.
2023 елның 20 сентябре 21.00 сәгатьтән 21 сентябрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
21 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә:
- төнлә һәм иртән ТР көнчыгышында урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу;
- көндез ТР буенча урыны белән 15-17 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле .
Өлкән яшьтәге иң куркыныч авыруларның берсе - Альцгеймер авыруы, акрын үсеш алган нерв системасы авыруы, ул интеллект бозылуы (деменция) рәвешендә күренә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Альцгеймер-деменсиянең иң еш очрый торган сәбәбе, барлык очракларның 60-70%ын тәшкил итә. Альцгеймер авыруы Россиядә үлемнең җиденче төп сәбәбе булып тора. "Альцгеймер авыруы" диагнозы куелганнан соң уртача гомер озынлыгы 4-8 ел тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Профсоюзларының өченче Республика Форумы үтте
16 сентябрьдә Шәмәрдән авыл җирлегендә «Татарстан кроссы 2023», «Милләт кроссы 2023» узды. Ярышларда төрле яшь категориясендә 300 дән артык катнашучы булды. Ачылу тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев А.К. һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. үткәрделәр. Шулай ук чара вакытында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.