Татарстан Республикасы Профсоюзларының өченче Республика Форумы үтте

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Хезмәтне саклау буенча профсоюзларның өченче республика форумы узды. Форумда Татарстаннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан дүрт йөздән артык кеше катнашты. Форумда катнашучылар-профсоюз лидерлары, профактив, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе, Дәүләт Советы, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм, әлбәттә инде, үзләрен эшчеләрнең хезмәт хокукларын яклауга багышлаган кешеләр, көн саен үз коллегаларының иминлеген, тормышын һәм сәламәтлеген саклаучылар. Саба муниципаль районыннан КФХ Мөхәммәтшин З.З. Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International