2023 елның 15-19 сентябреннән Йошкар-Ола шәһәрендә Мари Эль Республикасы Россия инвалидларының 4 нче спартакиадасын кабул итте. Ярышларда Россия Федерациясенең 14 төбәге өстәл теннисы программасында катнашты. Әлбәттә, Татарстан җыелма командасының төп нигезен Саба районы спортчылары тәшкил итте. Гомумкоманда зачетында Татарстан 1 урынны алды. Команда зачетында кызлар Спартакиада җиңүчеләре булдылар. Егетләр, Санкт-Петербург теннисчысын алга җибәргәннән соң, көмеш медаль ияләре булдылар.
Кызлар составы: Ануфриева Анастасия,Шәйдуллина Элина, Петрова Яна. Егетләр составы: Закиров Ранис,Кашапов Сәйдәш,Гайфуллин Ленар.
Шәхси разрядта (кызлар) Анастасия Ануфриева Спартакиада җиңүчесе булды, Элина Шәйдуллина икенче турнирда уңыш казанды.
Яшүсмерләр арасында ялгыз разрядта да якташларыбыз алда барды:Сәйдәш Кашапов Спартакиада җиңүчесе,Ранис Закиров көмеш медаль иясе булды.
Парлы һәм катнаш разрядлар уйнатылды: ир-атлар парында безнең Закиров Ранис һәм Кашапов Сайдаш Спартакиада җиңүчеләре булдылар. Хатын-кызлар парлы разрядында Ануфриева Анастасия һәм Шәйдуллина Элина шулай Татарстан Спартакиадасы җиңүчеләре булдылар.
Хөрмәтле Саба бистәсе халкы! Электр линияләрен ремонтлау сәбәпле, 2023 елнын 21 сентябрендә сәгать 9:00 дан 16:00 хәтле "Победа" сәүдэ йорты, " Ләззәт" кафесы, Объездной урамындагы АЗС, Тукай(153-209 йортлар), 9 Май (61-76 йортлар), Титов, 55 лет Победы, А. Каримуллин, Азатлык, Туганлык, Шатлык, Набиуллин, Молодежная(38-46 йортлар), Объездная, И. Башкиров, Пушкин, Сосновая, Солнечная, З. Хабибуллина, Рябиновая, Луговая, Счастливая, Светлая, Алмагач, Балачак, Ватан, Тургай, Балкыш, Полевая, Аграрная, Ясная урамнарында, йортларда электр энергиясе белән тәэмин итуне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган унайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Калатау авылында 37 м. юл ремонтлады.
Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Йосыф-Алан авылында 34 м. юл ремонтлады.
“Сафин И.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгында кишер уңышын алу дәвам итә.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасы авыл хуҗалыгы җирләрен көзге эшкәртү буенча эш бара.
16 сентябрьдә "Казан" Агросәнәгать паркы базасында традицион булган республика - «Осталар шәһәре 2023» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәсе узды.
ТР Саба районы Сабай авылында мәдәният йортының агач стеналарын буяу
16 сентябрьдә Явлаштау авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы - 2023" Бөтенроссия йөгерү көне узды. Чара нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Саба районы Шәмәрдән авылында Төзүчеләр урамындагы 4 нче күпфатирлы йортның йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре "Кристалл"ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан башкарыла