«Тәмәке тартуны ташла - тәмәке тарту модада түгел"дигән аналитик сәгать

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Кече Шынар мәдәният йортында яшьләр өчен « Тәмәке тартуны ташла - тәмәке тарту модада түгел"дигән аналитик сәгать үткәрделәр. Иминлеккә ирешергә теләгән кеше өчен  яхшы сәламәтлек ул  үзе  сайлаган яшәү рәвеше. Яшүсмерләр компанияләрендә начар гадәтләр алу җиңел. Моны балалар үзләре дә аңлый. Балалар белән, диалог формасында, тәмәке тартуның сәбәпләре турында тагын бер тапкыр сөйләшү алып барылды.  Алар «Тәмәке тарту нәрсә бирә? " дигән сорауга җавап бирделәр. Әңгәмәдән соң кемнедер беренче тәмәкедән саклап калу мөмкин булыр, ә кемдер тәмәке тартуны ташларга тырышыр, дигән өмет бар. Физик культура, спорт, түгәрәкләрдә шөгыльләнү, буш вакытны, кызыклы һәм эчтәлекле ял итүне дөрес оештыру болар барысы да зарарлы гадәтләр үсешенә, һәм, иң элек, тәмәке тартуга каршы чаралар булып  тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International