18 сентябрь көнне Лесхоз урта мәктәбендә, Саба районы мәктәпләренә яңа эшкә урнашкан тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен район семинары узды.
2023 елның 13 - 16 сентябрендә Казанда авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты нигезендә оештырылган «АгроНТРИ-2023» бөтенроссия конкурсының финалы узды.
Бүгенге көндә гражданнарның үзара салым акчалары хисабына Мамалай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзү эше алып барыла. Эшне ИП подрядчы оешмасы И.Ф. Нәбиуллин башкара.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә М. Җәлил урамындагы Саба елгасы аша күперне ремонтлау эшләре бара
16 сентябрьдә Сатыш авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2023» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы ТНВ каналында баручы «Безнең Республика-безнең гамәл» ток - шоу форматындагы тапшыруда катнашты.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эреүе күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
Бүген,20сентябрь көнне,«Яшьлек» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы гранты ярдәмендә «Мөмкинлекләр дөньясы» проектының чираттагы чарасын гамәлгә ашырды.
Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенең Миңгәр авылында Республика программасы буенча үзәкләштерелгән су агызу системасы төзелә. Эшнең заказчигы булып «Заманча энергияне саклаучы технологияләр һәм инженер коммуникацияләре» ДБУ оешмасы тора.
Кече ШыҢар мәдәният йортында яшьләр өчен «Тәмәке тартуны ташла - тәмәке тарту модада түгел"дигән аналитик сәгать үткәрделәр. Иминлеккә ирешергә теләгән кеше өчен яхшы сәламәтлек ул үзе сайлаган яшәү рәвеше. Яшүсмерләр компанияләрендә начар гадәтләр алу җиңел. Моны балалар үзләре дә аңлый. Балалар белән, диалог формасында, тәмәке тартуның сәбәпләре турында тагын бер тапкыр сөйләшү алып барылды.