А.Алишның туган көне уңаеннан Мамалай балалар бакчасында Казанчы Бигәнәй авыл китапханәчесе «Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре» дигән әдәби колейдоскоп үткәрде.
21нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе 1нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен “Юлларда куркынычсызлык” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы профилактика бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н. катнашты.
Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Юлбат авылында 217 м. юл ремонтлады.
Бүгенге көндә гражданнарның үзара салым акчалары хисабына Сатыш авылы территориясендә контейнер мәйданчыклары төзү буенча эш алып барыла. Эшне "ПМК-159" ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Янгынга каршы отрядының Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Усманов Р.Д. социаль хезмәт алучылар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.
Игътибар!!! 2023 елның 3 октябрендә гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак.
"Саба үзәк район хастаханәсе" ДАСУда Р-500 "Маммоскрин" яңа цифрлы рентген маммографы урнаштырылды. Җиһаз «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында бирелде.
20 сентябрьдә Иске Икшермә "Кояшкай" балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы узды
Югары Симет авыл җирлегендә бюджет учрежденияләре җитәкчеләре белән чираттагы җыелыш булып узды.
Татарстан Республикасы Саба районы Сатыш авылында Суворов, Совет урамнары буенча 52 нче җир кишәрлегенә газүткәргеч төзелеше бара. Эшне подрядчы оешмасы ҖЧҖ "Ирбис" башкара.