Түбән Шытсу авылында гражданнар соравы буенча ясалма тигезсезлек урнаштырылды. Эшне АО "Татавтодор" оешмасы Саба филиалы башкарды.
Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Тенеки авылында 74 м. юл ремонтлады.
2023 елның 4-8 сентябрь аралыгында укытучы Харрасова Л.А. сыйныфында беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык ишекләр атналыгы узды. Әти-әниләр балалары белән бергә музыка дөньясына кереп, бергәләп "Дети рисуют музыку" дигән танып белү дәресендә булдылар.
ТР Саба муниципаль районы башлыгы катнашында "Саба муниципаль районы И. С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе «Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе бинасын инвалид балалар өчен ел әйләнәсе сәламәтләндерү лагерен урнаштыру өчен реконструкцияләү» объекты буенча чираттагы күчмә киңәшмә узды
Альцгеймер авыруы - хәтер начараюы һәм акыл активлыгының кимүе белән баш миенең дегенератив авыруы. Мондый халәтне әле деменция дип тә атыйлар. Алга киткән илләрдә 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге халыкның 5% деменциянең авыр формасы белән интегә, 10% - җиңел һәм уртача, ә 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләрдә деменция ешлыгы 25% тан артып китә.
Хәзерге вакытта витаминнарның һәм микроэлементларның төрле авырулар үсеше ихтималына йогынтысына багышланган күп кенә тикшеренүләр уздырыла. Туклануны оптимальләштерү кешенең когнитив функцияләрен яхшыртуга ярдәм итә алуы исбатланган.
Әлеге мәкаләдә без кешенең миенә нинди витаминнар һәм микроэлементлар уңай йогынты ясавын һәм шуның белән Альцгеймер авыруын профилактикалауга ярдәм итүен сөйләрбез.
Тулы мәкалә тексты ВКонтакте битендә.
Агымдагы елның 23 сентябрендә Байлар Сабасында һәм Шәмәрдән авылында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре булачак.
Барыгызны да иртәнге 7дә "Аргамак" картодромы территориясенә һәм Шәмәрдән авылының тимер юл вокзалы каршысына чакырабыз.
Укучылар өчен “Гаилә белеме” курсы дәресләре Гражданлык хәле актлары теркәү бүлегендә үткәрелүе активлаша бара. 19 сентябрь көнне Эзмә урта мәктәбе укучылары районның Гражданлык хәле актлары теркәү бүлеге эшчәнлеген, тарихын сораулар аша ачтылар. Егетләр-кызлар белән гаилә, никах һәм бала тормышында ата-аналарның роле турында сөйләшенде.
20 нче сентябрьдән 22 нче сентябрьгә кадәр Казан ЭКСПОда Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңниханов катнашында «Kazan Digital Week – 2023» халыкара форумы уза. Форум кысаларында Татарстан Республикасының төрле районнарыннан Халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе үткәрелә. Саба районыннан әлеге күргәзмәгә Саба балалар сәнгать мәктәбеннән "Шәмәрдән уенчыгы" экспозициясе күрсәтелде ( укытучы Сафина Р.К.). Ул татар халкының тарихы һәм көнкүреше композицияләрен үз эченә алды.
Трансляциягә ВКонтакте ведомствосының рәсми төркемендә кушылырга мөмкин булачак (https://vk.com/rosreestr16 22 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә юлларны тәртиптә тотуга зур игътибар бирелә. Җәмгыятьнең сөтчелек комплексларына керү юлларына вак таш җәелде , амбарларга керү өчен күтәртелеп юллар салынды.