Көз-барлык территорияләрдә чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт. 22 нче сентябрьдә безнең интернат-балалар йорты һәм аңа якын территориядә көзге өмә үткәрелде.
22 сентябрьдә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре "Кабак бәйрәме-2023" традицион фестивалендә катнаштылар. Фестивальгә матур композицияләр ясалды һәм кабактан төрле тәмле ризыклар әзерләнде. Фотозона оештырылган иде. Учреждение коллективы кабактан иң яхшы композиция өчен икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
2023 елның 28 сентябрендә 10:00 сәгатьтә министрлыкка караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспортерлар өчен финанс инструментлары»темасына вебинар үткәрәчәк.
2023 елның 25 сентябрендә 10:00 сәгатьтә министрлыкка караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «валюта җайга салу һәм валюта контроле өлкәсендә актуаль үзгәрешләр» темасына вебинар үткәрәчәк.
Югары Симет авылында яшәүче Җәүхәрия Шәйхлисламова Байлар Сабасында үткән “Кабак бәйрәмендә” халыкка үз бакчасында үстергән төрле чәчәк, җиләк-җимеш үсентеләре һәм җиләк тәкъдим итте.
ТР Саба муниципаль районы башлыгы катнашында "Байлар Сабасы ш.т.б.дә Тукай урамында урнашкан паркны төзекләндерү (1 чират)" объекты буенча чираттагы күчмә киңәшмә узды
Гөрләп узган Кабак бәйрәмендә районның Финанс – бюджет палатасы да читтә калмады. Алар район бюджетын һәм район бюджетына иң күп салым кертүче оешмаларны төрле зурлыктагы кабаклар, кабактан ясалган алтын тәңкәләр ярдәмендә тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кунаклары бик кызыксынып район бюджетын баетучы оешмалар исемлеге белән танышты. Алтын тәңкәләр рәвешендә әзерләнгән мармелад та, әлбәттә, аларның күңелләренә хуш килде. Нәтиҗәдә, “Иң матур композиция” номинациясында Финанс-бюджет палатасы 3 урынга лаек булды.
22 нче сентябрдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2023» иҗат фестивалендә катнашты.
23.09.2023 елга Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы