«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләренең «Кабак бәйрәме-2023» иҗат фестивалендә катнашуы.

2023 елның 22 сентябре, җомга

22 нче сентябрдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2023» иҗат фестивалендә катнашты.

Фестивальгә кабактан матур композицияләр ясалды һәм кабактан төрле ризыклар әзерләнде. Ризыкларны иң мөһиме «Кабак бәлеше» иде.

Кабак формасында фотозона оештырылды, анда кунаклар истәлеккә фотога төште. Башка иҗади коллективлар арасында бәйрәм концерты сәхнәсендә тәрбияләнүчеләребез дә уңышлы чыгыш ясады.

Фестиваль бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Без иң яхшы кабак композициясе өчен беренче дәрәҗә диплом һәм «Агитбригат чыгышы» номинациясендә актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләндек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International